Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
Махсус проект

Әнвәр Бакиров: Алабуга музыка мәктәбенә нигез салучы

Әнвәр Бакиров мәктәп өчен бина табып, җиһазлар сатып алуда башлап йөргән.

Күренекле татар композиторы Әнвәр Бакиров нигез салган музыка мәктәпләренең беренчесе Алабугада барлыкка килгән. 

Әнвәр Бакиров мәктәп өчен бина табып, җиһазлар сатып алуда башлап йөргән, балаларны көйгә-моңга өйрәтәчәк музыка укытучыларын да үзе сайлаган. ТАССРның башка урыннарында да музыка мәктәпләре ачып, күренекле композиторлар истәлегенә музейлар оештырган. 

Мәктәп тарихыннан
1958 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Алабугада җидееллык музыка мәктәбе булдыру максаты белән, Әнвәр Закир улы Бакировны Алабуга шәһәренә җибәрү турында боерыкка кул куйган була. Әнвәр Бакиров (1920-2001) гаиләсе белән безнең шәһәргә килгән. Яшәү өчен, алар шәһәргә якын урнашкан бер авылда фатирга кереп торганнар.

Үзе исән чагында ук, шәһәребездә композиторның исеме мәңгеләштерелгән.

90нчы елларда музыка мәктәбенә композиторның исемен бирү турында тәкъдим ясала. Мәсьәләне берничә тапкыр Шәһәр Советы депутатлары алдында күтәреп чыгалар. Ниһаять, 1999 елда Алабуганың 1нче Балалар музыка мәктәбенә Әнвәр Бакров исеме бирелә. Бу турыда шул елда басылган «Алабуга нуры» газетасының 12 июнь санында (№ 71) кечкенә генә язма урнаштырылган. «Әнвәр Бакиров исемендәге музыка мәктәбе» баш астында бирелгән мәгълүматта июньнең 5ендә 1нче музыка мәктәбендә композитор истәлегенә музей ачылганлыгы хәбәр ителә. Анда композитор имзалаган документлар, Гөлнара Әнвәр кызының гаилә альбомы, китаплар, юбилейлардан видеотасма сурәтләре урын алган. «Музыка мәктәбенә Әнвәр Бакиров исеме бирелү хупланды», — дип тәмамлана язма. 

Шул ук елда музыка мәктәбе Төзүчеләр урамындагы өч катлы бинага күчте. Икенче, өченче катлар музыка мәктәбенә бирелде, беренче катта уку комбинаты урнашты, анда шәһәр мәктәпләренең югары сыйныф укучылары төрле һөнәри юнәлеш курсларын узды. Соңрак, уку комбинаты башка бинага күчкәч, бина бераз төзекләндерелде. Республика программалары эшли башлауга, музыка мәктәбенә дә чират җитте. 

Музыкага багышланган гомер
Татар халкының танылган композиторы, ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының халык артисты Әнвәр Закир улы Бакиров Казанда туган, башлангыч һөнәри белемне музыка училищесында алган.

Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән. 1952 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Шунда укыганда ук музыка училищесында дәресләр биреп йөргән Әнвәр Бакиров 1956 елга кадәр балаларны музыкага өйрәтә. Аннан соң бер ел Татар опера һәм балет театрында әдәби бүлек мөдире була. Билгеле булганча, 1957 елда Алабугага килә. 1970 елга кадәр Казанда һәм Алабугада балалар музыка мәктәпләрендә эшләп йөри.

Ярты гасыр гомерен музыка сәнгатенә багышлаган композитор төрле жанрларда иҗат иткән: балет, музыкаль комедия өчен әсәрләр, опера, симфоник, хор, камера-инструменталь музыка һәм ике йөздән артык җыр язган. Җәмәгать эшләрендә дә актив катнашып, республикада музыка үстерүгә үзеннән бик күп өлеш керткән. 

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге Әнвәр Бакировка «Су анасы» балеты өчен 1973 елда бирелә. Музыка буенча татар телендә басылган беренче дәреслек авторы да — Әнвәр Бакиров. («Җыр һәм музыка дәресләре» — Башлангыч мәктәп укытучылары өчен методик кулланма, 115 битлек).

Фирдәвес Болгарская белән бәхетле гаилә корып, балалар һәм оныкларына үрнәк булып яшәгән шәхеснең бай музыка мирасы безнең оныклар өчен дә яңгырар дип ышанасы килә. Шунысын да әйтергә кирәк, халык җырлары болай да киң таралган булса, профессиональ шагыйрьләр сүзләренә язылганнары кешенең күңеленә тирән үтеп кергәндә генә, җырлар озак вакыт яратып тыңлана һәм башкарыла. Без үскәндә, композиторның Хәсән Туфан шигыренә язылган «Әйткән идең» һәм Шәриф Биккол сүзләренә язылган «Әгәр белгән булсам», Альберт Абдуллинның «Мәк чәчәге» шигыренә язылган көйләр бик популяр иде. 

Һәр заманның үз җыры. Мәсәлән, Әнвәр Бакировның татар халык сүзләренә язылган җырыннан: 
«Әй, бөдрә чәч, зәңгәр күз,
Әйтмәм, бәгырем, авыр сүз»
, — дигән юлларны көйләүчеләр хәзер бармы икән?

Әнвәр Бакиров Рәшит Гәрәй һәм Мөнир Мазунов кебек шагыйрьләрнең шул чор тормышын чагылдырган төрле темага язылган әсәрләренә көйләр иҗат иткән. Ул елларда берәрсе: «Кыр казлары оча җылы якка» дип җырлый башласа, аны шунда ук: «Күз күрмәгән ерак җирләргә» дип күтәреп алалар иде. Рәшит Гәрәй сүзләренә язылган «Кыр казлары киткәндә» яңгыраганда, татар халкының гыйбрәтле тарихы күз алдыннан үткәндәй була.

Ел саен 8 Мартта бер генә концерт та «Әниемнең җылы кочагы» (Мөнир Мазунов шигыре) җырыннан башка узмагандыр. Шамил Маннапов сүзләренә язылган "Туган як басулары«ндагы:
Икмәк булса,
Җыр да була — 
Икмәк илгә көч бирә, 
— 
дигән өлешне искә алсак, «Икмәк булса, җыр да була» дигән юллар әйтемгә әверелде.

Гомумән, композитор игенчеләргә, тыныч тормышка багышлап язылган шигырьләргә көйләр калдырган, чөнки:
Басуларда иген уңса, 
Күтәрелә күңелләр;
Муллык, тынычлык булганда
Гөрләп үтә гомерләр! 

(«Икмәк булса табында», Заһид Фәйзи сүзләре).

Композитор легендар татар совет шагыйре Фатыйх Кәрим иҗатына да мөрәҗәгать иткән. "Тамчылы гөл«е әледән-әле күңелгә килә:
«Тамчылы гөл чәчәкләре кебек,
Күзләреңне түбән иясең;
Күкрәгемә кайнар башың салып:
«Бик авыр шул, сагынам!» — диясең»

Музыка мәктәбе ачылганга кадәр үк, Әнвәр Бакировның Алабугада булганы билгеле. 1953 елда биредә укытучылар әзерли торган уку йорты педагогия институты итеп үзгәртелә. Алабуга дәүләт педагогия институтында әдәби-мәдәни чаралар оештыруга зур әһәмият бирелгән. 1954 елның июнь башында «Вера Засулич» пароходы Чулман ярына туктый. Борынгы шәһәргә, институт директоры чакыруы буенча, Казаннан әдәбият һәм мәдәният хезмәткәрләре килә. Башкала кунаклары арасында композиторлар Әнвәр Бакиров һәм Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев, җырчылар һәм язучылар, шагыйрьләр дә була.

Әнвәр Бакиров бу хакта «Сәйдәшев турында истәлекләр» дип аталган язма калдырган һәм аңа институттагы очрашуның күтәренке рухта булганлыгын билгеләп үткән. Икенче көнне кич белән мәдәният йортында концертка җыелалар. Алабуга культура-агарту училищесы хезмәткәрләре чыгыш ясый. Пианинода композиторлар үз әсәрләрен уйный, әдипләр сүз ала. Кечкенә шәһәр тормышында нинди зур вакыйга булгандыр ул! Билгеле, әдәбият һәм сәнгать белән кызыксынучыларны мондый очрашулар нык дулкынландыра, чын иҗат әһелләрен күрү илһамландыра.

Моңнар югалмасын
Бүген Әнвәр Бакиров исемендәге 1нче Балалар музыка мәктәбендә балалар фортепианода, баян, аккардеонда, скрипкада, виолончельдә, гитарада, думбырада уйнарга, җырларга өйрәнә. Яшь талантлар төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулый. Былтыр мәктәп «Мәдәни мохит» федераль пректының Мәдәният" илкүләм проектында катнашып, яңа уен коралларына һәм әдәбиятка баеды. Быел мәктәп үзенең 65 еллыгын билгеләп үтте.

Музыкага сәләтле балалар уку елы барышында башка мәгариф учреждениеләрендә укучылар алдында да чыгыш ясый. Шәһәр буенча оештырылган чаралар һәм бәйрәмнәр музыка мәктәбе катнашында уза.

Үткән җомгада Әнвәр Бакиров исемендәге 1нче музыка мәктәбе мөгаллимнәре һәм укучылары «Җәйге классика» дип аталган концерт-уен программасы белән «Чебурашка» мәйданчыгында чыгыш ясады. 

Алабугада баласын музыка мәктәбенә бирергә теләүчеләр уку елы башланганны көтә инде. Балалар Әнвәр Бакиров иҗат иткән көйләрне дә тыңласын, татар халык моңнары да югалмасын иде. Үзгәреп торса да, музыка — мәңгелек, яшәешнең үзе шикелле. 
Зөлфия Примакова 

Фотода Алабуганың Әнвәр Бакиров исемендәге 1нче Балалар музыка мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев