Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

2020 елга Кытай йолдызнамәсе

Бу ел безгә ниләр вәгъдә итә? Сезнең игътибарыгызга йолдызнамә тәкъдим итәбез.

КҮСЕ

Сезгә бар эшләрегездә дә уңыш елмаячак. Матди хәл шактый яхшыра, шәхси проблемалар уңышлы хәл ителәчәк, уңай яңалыклар күп булу сәбәпле, сәламәтлек тә ныгыячак. 2020 ел үз эшен башлап җибәрергә тәвәккәлләгән кешеләр өчен аеруча яхшы.

ҮГЕЗ

Ел гади генә түгел, әмма нәтиҗәле булачак. Сезгә үз-үзегезне үстерү һәм камилләштерү белән шөгыльләнергә киңәш ителә. Бу күп кенә әйберләргә яңача карарга, нәтиҗә буларак, тормышны яхшы якка үзгәртергә ярдәм итәчәк.

ЮЛБАРЫС

Эштә һәм шәхси тормышта күңелсезлекләр булса да, күңелле вакыйгаларны кулдан ычкындырмагыз – алар белән тулысынча ләззәтләнегез! Куанычсыз хәлләрне исә тормыш вак-төяге итеп кабул итегез, бераз вакыт узгач, сез моның дөрестән дә шулай икәнен күрәчәксез. Ел хуҗабикәсе – Ак металл күсе белән уртаклыгыгыз аз, әмма аның сезгә мөнәсәбәте бик яхшы.

КУЯН (МӘЧЕ)

Быел сезне зур үзгәрешләр көтә: яңа дуслар, яңа мавыгулар, яңа эш һәм хәтта яңа йорт та барлыкка килергә мөмкин. Сезнең чит илгә күчәргә хәл итүегез ихтимал. Ак металл күсе елы – мондый уйларны тормышка ашыру өчен иң уңайлы вакыт. Бары тик иске дуслар турында онытмагыз һәм сирәк булса да, киңәшләргә колак салыгыз.

АҖДАҺА

Быел уңыш чоры кечкенә генә булса да уңышсызлыклар белән чиратлашып барачак. Әгәр нәрсә дә булса сез теләгәнчә бармый икән, күңел төшенкелегенә бирелмәгез. Барысын да төзәтеп була! Өстәвенә, сезнең янәшәгездә һәрвакыт ярдәм кулы сузучылар булачак, бу ярдәмне кабул итүдән кыенсынмагыз. Сездән алмашка бары тик рәхмәт сүзе генә көтеләчәк. Ел югары нотада тәмамланачак: сезне канатландырырлык куанычлы хәбәр көтегез!

ЕЛАН

Бу ел сезгә беренче чиратта муллык вәгъдә итә – юкка гына шулкадәр эшләмәдегез бит! Әмма ашыгырга кирәкми: ел хуҗабикәсе сезнең активлыкны аңламаска һәм киртәләр тудырырга мөмкин. Ел акчага гына түгел, күңелле очрашуларга да бай булыр дип көтелә. Әгәр дә буш вакытыгызны дүрт стенада үткәрмәсәгез, андый очрашулар күп булачак. Ешрак кеше арасына чыгыгыз, иң яхшысы – кадерле якыннарыгыз белән бергә.

АТ

Сезне шәхси һәм эшлекле тормыш белән бәйле күп кенә күңелле мизгелләр көтә. Әмма иң мөһиме – лаеклы бүләкләр үз хуҗаларын табачак! Ак күсе “тәңкәләр” белән уртаклашачак, аларны сез күптән хыялланган нәрсә, әйтик, сәяхәткә сарыф итәргә мөмкин. 2020 елда үзегезгә күпне рөхсәт итә алачаксыз, ләкин бу әле йолдызларның сезнең өчен әзерләгән бердәнбер бүләге түгел!

БӘРӘН (КӘҖӘ)

2020 елда оптимистик һәм игелекле, тиктормас һәм бераз үзсүзле кәҗәгә барлык башлангычларда да диярлек уңыш юлдаш булачак. Эшләр һәрвакытта да җайлы гына бармаса да, уңай кәеф саклап калсагыз, тиздән хезмәтегезнең нәтиҗәләрен күрәчәксез. Быел күңелегезгә хуш килгән шөгыль таба һәм күптәнге хыялларыгызны тормышка ашыра аласыз. Сезнең өчен карьера үсеше һәм финанс өлкәсен яхшырту рухи үсеш һәм якын кешеләр, тулаем алганда, әйләнә-тирә дөнья белән ихлас мөнәсәбәтләрне җайга салу белән бергә үрелеп барачак.

МАЙМЫЛ

Бу ел сезгә бик күп тәэсирләр һәм мәхәббәт җиңүләре алып киләчәк, яңа танышулар – төп тема. 2020нче ел шәхси тормышта гына түгел, финанс өлкәсендә дә үзгәрешләр вакыты булачак. Файдалы тәкъдимнәрдән колак какмас өчен, озак уйлап тормагыз.

ӘТӘЧ

Сез теләсә нинди ярышларда җиңүче булып чыгачаксыз. Фортуна тулысынча сезнең якта. Көтелмәгән күңелле хәлләр даими рәвештә булачак. Бүләкләр кабул итегез һәм уйланган гамәлләрегезне башкарыгыз – юлыгызда яшел ут яна!

ЭТ

Сезне яхшы ел көтә. Ел хуҗабикәсе – Күсенең сезгә бернинди дә дәгъвалары юк диярлек, ул сезнең дәрәҗәгезне таный һәм теләкләрегезне хөрмәт итә. Хәер, кайчагында мондый игътибар уңайсызлык тудырырга да мөмкин, чөнки ул тормышыгызга артык хәрәкәтчәнлек һәм эзлексезлек китерәчәк. Тик әлеге билге вәкилләренә шуны аңларга кирәк: болар барысы да аларга файдага гына булачак, шуңа күрә мондый вакытларда сабыр булырга кирәк.

ДУҢГЫЗ (КАБАН)

Күктән бер капчык алтын төшәр яки барысы да үзеннән үзе эшләнер дип өметләнергә кирәкми − Ак металл күсе елында сезгә инициатива күрсәтергә туры киләчәк. Курыкмый һәм шикләнмичә сайлап алынган юнәлештә ныклы адымнар ясагыз – сезнең тырышлыгыгыз, һичшиксез, акланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев