Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Алабуга һәм Сарапулда Надежда Дурованың 240 еллыгына багышланган чаралар узачак

Чаралар 26-29 сентябрьдә оештырыла.

26-29 сентябрьдә Алабуга һәм Сарапулда рус армиясенең беренче хатын-кыз офицеры, 1812 елгы Ватан сугышында катнашучы һәм талантлы язучы Надежда Андреевна Дурованың 240 еллыгына багышланган юбилей тантаналары узачак. 

Юбилей чаралары кысаларында Алабугада Надежда Андреевна каберендә панихида, кавалерист-кыз һәйкәленә чәчәкләр салу, «Бородино сугышы» (Мәскәү) музей-панорама җыентыгыннан «Война и мир Надежды Дуровой» күргәзмәсе презентациясе, «Биография как средство исторического познания в наполеоновскую эпоху. К 240-летию Н. А. Дуровой» түгәрәк өстәле узачак, 2023 елда Надежда Андреевнаның юбилее алдыннан музей-тыюлык тарафыннан нәшер ителгән «Кавалерист-кыз язмалары» китабының презентациясе, музейларга һәм күргәзмәләргә экскурсияләр, Дурованың быел яңартылган музей-утарына бару кебек чаралар үтәчәк.

Сарапул кунакларны «Образы и символы военной истории России как универсальный инструмент межпоколенческого диалога» гражданлык-патриотик форумы, Дурова һәйкәленә чәчәкләр салу, яшьләр отрядларының хәрби-патриотик марш-парады, «Город Надежды» экскурсия программасы белән каршы алачак. Монда ук «Дуровы. История сарапульская» экспозициясе ачылачак. «Российской державы достойная дочь!» төбәк-ара проектының презентациясе, чарага йомгак ясау, фикер алышу һәм уртак эш перспективалары турында фикер алышу булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев