Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

«Алабуга нуры» газетасы «Әтиемә хат» исемле яңа проект башлап җибәрде

Килгән хатларның барысын да газеталарыбыз битләрендә бастырачакбыз.

«Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталары редакцияләре яңа елны яңа проекттан башлый. Яшь укучыларыбызны «Әтиемә хат» проектында катнашырга чакырабыз.

Без үзебезнең яшь укучыларыбызга махсус хәрби операциядә катнашучы әтиләренә хатлар язарга, аларда үзләренең ничек сагынуларын, укуларының ничек баруын, әтиләренең тизрәк өйгә кайтуын көтүләре турында сөйләргә тәкъдим итәбез.

Килгән хатларның барысын да газеталарыбыз битләрендә бастырачакбыз. Соңрак әлеге саннар «Игелек планетасы» гуманитар ярдәм кабул итү пунктына тапшырылачак, анда аларны безнең көрәшчеләр өчен җыелган посылкаларга салачаклар.

Хатларны редакциягә (Төзүчеләр ур., 16а) алып килергә, new-kama@bk.ru электрон почтасына җибәрергә, ВКонтакте челтәрендә «Алабуга хәбәрләре» яки «Новости Елабуги» төркемендә тәкъдим ителгән яңалыкларда калдырырга мөмкин.

*Хатлар газетада авторның тулы исемен һәм кемгә билгеләнгәнен күрсәтмичә басылачак, хәзерге вакытта закон шулай таләп итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев