Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

«Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» редакциясе хезмәткәрләрен Алабуга китапханәләре белән хезмәттәшлек иткән өчен бүләкләделәр

Александр Пушкин исемендәге үзәк китапханәдә китапханә эшен алга этәрүчеләрне бүләкләделәр.

Алабуга үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Нәҗипова тантанага җыелганнарның барысын да Яңа ел белән котлады, китапханәләрнең бер елдагы эшенә бәя биреп, иң мөһим казанышларны әйтеп үтте һәм алда торган бурычларны билгеләде. Бердәм һәм нәтиҗәле эш өчен, Юлия Владимировна коллективка рәхмәт белдерде, шулай ук китапханәләр эшендә хезмәттәшлек итүчеләрнең әһәмиятле урынына басым ясады. 

Юлия Нәҗипова «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталары редакциясе хезмәткәрләре Зөлфия Примаковага, Олеся Смирновага югары һөнәри сыйфат һәм җирле басма матбугатта китапханәләр эшчәнлеген яктыртуга керткән мөһим өлеш өчен рәхмәт хатлары һәм бүләккә китап тапшырды. 

— Миңа "Татар милли ашлары«н бүләк иттеләр. Бик шатландым. Анда фәнни нигезләп кулинария китапларын чыгарган танылган пешекче Юныс Әхмәтҗанов әзерләгән төп милли ашлар турында мәгълүмат бирелгән. Юныс Әхмәтҗановны әле дә хәтерлиләр, аның китаплары буенча ризык әзерлиләр, ул бу рецептларны үз заманында авылларга йөреп җыйган. Беренче басылган китапларыннан берсе миндә бар иде инде. Аның кулинария буенча калдырган мирасын онытмаулары бик яхшы. Татар милли ашларының, башка халыкларныкы кебек үк, үз сере бар, — дип фикерен уртаклашты Зөлфия Примакова.

Юлия Нәҗипова әйтүенчә, редакция хезмәткәрләре һәрвакыт китапханәдә үткән чаралар турында кызыклы, матур һәм оста язалар. 

Нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм «Туган як тарихын яратучылар» клубы эшендә катнашуы өчен педагогия хезмәте ветераны Фрида Шакирова, Алабугада китапханәләр тарихын өйрәнүдә тикшеренү эшчәнлеге һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен туган якны өйрәнүче Вера Дулуб, һөнәри осталыгы һәм Алабуга үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырган чараларны мәгълүматлаштыруда актив катнашканы өчен Алабуга хәбәрләре хезмәтенең хәбәрчесе Гөлназ Гайни да рәхмәт хатлары алдылар.

— Китапханә белән хезмәттәшлек итүемә 20 елдан артык, барлык хезмәткәрләрне беләм, бирегә килүгә, мине һәрчак җылы каршылауларына шатмын. Монда олы йөрәкле кешеләр эшли. Елдан-ел китап укучыларның һәм кызыклы китапларның саны арта баруын телим, — дип рәхмәт белдерде Гөлназ Гайни. 

Гадәттәгечә, китапханәләрнең иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Әйтергә кирәк, 2022 елда Алабуга үзәкләштерелгән китапханәләр системасы эше югары дәүләт бүләкләре, ил һәм республика күләмендәге конкурста җиңүчеләр һәм катнашучылар дипломнары белән билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев