Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

“Алабуга нуры” Халыкара балаларны яклау көненә багышланган рәсем конкурсы игълан итә

Сезгә “Минем Алабугамда җәй” темасына рәсемнәр төшерергә – дөньяның иң матур шәһәрендә елның иң матур вакытын сурәтләргә тәкъдим итәбез.

“Алабуга нуры” Халыкара балаларны яклау көненә багышланган рәсем конкурсы игълан итә.

Без сезгә “Минем Алабугамда җәй” темасына рәсемнәр төшерергә – дөньяның иң матур шәһәрендә елның иң матур вакытын сурәтләргә тәкъдим итәбез. Иң кызыгы шунда, бу гади рәсем генә түгел, ә район газетасының исеме һәм барлык мәгълүматлар (газетаның исеме, атна көне, чыгу датасы һәм башкалар) язылган тышлык булырга тиеш. Ә бәлки, сез әле яңалыклар да язарсыз? Без каршы түгел! Иң мөһиме – сезнең фантазия.

Җиңүче берәү булачак. Аны редакция хезмәткәрләреннән торган жюри билгеләячәк. Приз – уку кирәк-яраклары кибетенә 500 сумлык сертификат. Ә төп приз – сезнең рәсем 5 июньдә чыгачак “Алабуга нуры” санының тышлыгы булачак! Мондый хәлнең булганы юк иде әле. Нәкъ менә сезнең рәсем тарихка керергә мөмкин!

Эшләр 2 июньгә кадәр кабул ителә.

Аларны электрон рәвештә җибәрегез: new-kama@bk.ru яки редакциягә – Төзүчеләр урамы, 16а адресы буенча китерегез (битлек һәм перчатка кияргә онытмагыз).

Белешмә өчен телефон: 3-81-11.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев