Алабуга районы башкарма комитетының яңа җитәкчесе расланды
Моңа кадәр ул АМР Советы аппараты җитәкчесе вазифасын башкарды.
Кичә Алабуга муниципаль районы Советының 41 сессиясе узды. Анда депутатлар һәм Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев катнашты.
Сессиянең көн тәртибендә берничә сорау каралды. Утырыш кысаларында Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына депутатлар тарафыннан Эльмира Әхмәдиева расланды. Элегрәк ул АМР Советы аппараты җитәкчесе вазифасын башкарды.
Җитәкче вазифасына билгеләнү белән Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев котлады. Ул Эльмира Равилевнага Алабуга районы халкы файдасына уңышлы хезмәт эшчәнлеген теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев