Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Алабуга районында «Чыршы» операциясе үткәрелә

Хокук бозучыларга штрафлар яный.

Яңа ел алдыннан 18-31 декабрьдә яшь ылыслы агачларның иминлеген тәэмин итү максатыннан «Алабуга урманчылыгы» «Чыршы» дип исемләнгән оператив-профилактик чара үткәрә.

Әлеге операция кысаларында чыршы кисү тәртибен һәм кагыйдәләрен контрольдә тоту өчен көчәйтелгән дежурлык графигы эшләнде, Алабуга, Тукай һәм Менделеевск районнарында патрульлек итү өчен 3 мобиль төркем төзелде. Теләге булганнар Алабуга урман хуҗалыгында, яңа ел чыршылары белән күпләп һәм ваклап сату нокталарында чыршы, нарат сатып ала ала.

Исегезгә төшерәбез, агачларны законсыз кискән һәм зыян салган өчен гражданнарга 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга — 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга — 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр административ штраф салына. Моннан тыш, агачларны законсыз кискән кеше урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш булачак, ул кисеп ташланган агачның төренә һәм аның үскән урынына, урманнарны саклау категориясенә бәйле.

Урман законнарын бозуның барлык фактлары турында урман саклауның туры номерына 8-800-100-94-00, шулай ук «Урман янгыннары үзәге» нең төбәк диспетчерлык хезмәтенә 8(843)221-37-95 номеры буенча хәбәр итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев