Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Алабуга районында вакытыннан алда иминият пенсиясен 256 хатын-кыз ала

Шуларның 195есенең биш һәм күбрәк баласы бар, 40 хатын-кызның — дүртәр, 41 хатын-кызның — өчәр бала.

Алабуга районында 22 меңнән артык пенсионер яши, шуларның 18982се картлык буенча пенсия ала. Аның уртача күләме 18845 сум тәшкил итә. Пенсияләр турындагы кайбер сорауларга Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе Елена Евгеньевна Глинская җавап бирде.

— Елена Евгеньевна, пенсия реформасыннан соң, ир-атларның пенсиягә чыгу яше 65кә, хатын-кызларныкы — 60ка кадәр күтәрелде. Пенсиягә моннан иртәрәк чыга алучылар бармы?

— Гомуми билгеләнгән вакыттан иртәрәк, пенсиягә күп балалы аналар чыгарга мөмкин. Әгәр ананың биш яисә аннан да күбрәк баласы бар икән, ул 50 яшьтән китә ала. Дүрт яисә өч бала тәрбияләүче аналар — 56 һәм 57 яшьтән.

2022 елдан картлык буенча вакытыннан алда бирелә торган иминият пенсиясенең яңа төре барлыкка килде, аны «озак вакытлы иминият стажы өчен вакытыннан алда бирелә торган пенсия» яки «озак эшләгән өчен вакытыннан алда бирелә торган пенсия» дип атарга була, моның өчен ир-атларның хезмәт стажы 42 елдан да, хатын-кызларныкы 37 елдан да ким булмаска тиеш. Алабуга районында 2023 елда мондый хокуктан 334 кеше файдаланды. 

— Хатын-кызлар арасында андыйлар күпме?

— Хатын-кызлардан вакытыннан алда иминият пенсиясен 256 кеше ала. Шуларның 195есенең биш һәм күбрәк баласы бар, 40 хатын-кызның — дүртәр, 41 хатын-кызның — өчәр бала.

— Элек пенсияне почта аркылы тараталар иде. Хәзер хат ташучылар бу эшне башкарамы?

— Хәзер өлкән яшьтәге кешеләр заман белән бергә атларга тырыша, һәм аларның 78 проценты пенсияне банк карталарына ала, 22 проценты почта хезмәтеннән файдалануын дәвам итә. Башлыча, алар авылда яши, анда банкоматлар юк. 

— Ничек тә булса пенсия күләмен арттырып буламы?

— Пенсия билгеләнгән вакытта нинди дә булса ташлама исәпкә керми калганда, безгә яңадан исәпләүне сорап мөрәҗәгать иткән очраклар була. Пенсионер хезмәт эшчәнлегенең кайсыдыр бер өлешен раслый торган белешмә таба алмаганда, яисә пенсия исәпләүгә аз хезмәт хаклы вакыт аралыгы алынганда, шулай булырга мөмкин. Хезмәт хакы зуррак булган араны эзләргә кирәк. Китерелгән белешмәләр пенсияне арттырырга мөмкинлек бирә икән, без аны яңадан исәплибез.

— Киләсе индексация кайчан булачак?

— Ел саен гыйнварның 1еннән пенсияләр индексацияләнә. Быел алар 4,8 процентка артты. Киләсе елда пенсионерларның күпмегә артыграк алачагы әлегә билгесез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев