Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Алабугада 2024 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча 14 ишегалды яңартылачак

Шәһәрнең өске өлешеннән тыш, искесен дә төзекләндерү планлаштырыла.

Быел «Безнең ишегалды» республика программасы буенча Алабугада 14 ишегалды территориясе яңартылачак. Бу хакта быел шәһәр хуҗалыгы буенча беренче киңәшмәдә сөйләделәр.

АМР башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин хәбәр иткәнчә, шәһәрнең өске өлешеннән тыш, искесен дә төзекләндерү планлаштырыла. Бу, мәсәлән, Олы Покровская урамындагы 38 нче, Гассар урамындагы 20а һәм 22 нче йортларның территорияләре. Моннан тыш, Нефтьчеләр проспектындагы 185 нче, Нечаев урамындагы 5 нче, Тынычлык проспектындагы 34 нче, Әйләнеч шоссе урамындагы 35 нче, 37 нче, Разведчиклар урамындагы 54 нче, 56 нчы, Төзүчеләр урамындагы 1 нче, Болгар урамындагы 2 нче, Чулман урамындагы 1 нче йортларда ремонт ясалачак.

Киләсе ике елда тагын 31 ишегалдын яңарту күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев