Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Алабугада «Авыл мәктәпләренә игелекле китаплар» акциясе узачак

Акция 10 февральдән 20 февральгә кадәр узачак.

Комсомол ветераннары советы «Авыл мәктәпләренә игелекле китаплар» социаль-хәйрия акциясен үткәрә. Акция Н. К. Крупскаяның тууына 155 ел тулуга багышлана. 

Алабугалыларга акциягә кушылырга һәм шәхси китапханәдән ким дигәндә бер китап алып килүләрен үтенәләр. Аеруча китапханәләргә мәктәптә өйрәнелә торган программа буенча китаплар һәм сыйныфтан тыш уку өчен китаплар кирәк. 

Акция 10 февральдән 20 февральгә кадәр узачак. Китаплар Казан урамы, 15 адресы буенча Алабуга үзәк китапханәсенең уку залында кабул ителә. 17 февральдә, шимбә көнне, оештыру комитеты әгъзалары шәһәр Мәдәният сарае фойесында иртәнге 10нан 12гә кадәр китаплар кабул итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев