Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Алабугада авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 22 миллион сумлык товар сатылган

Ярминкәләр 23 декабрьгә кадәр узачак.

Алабугада үткәрелгән көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә бүгенге көнгә алынган мәгълүматлар буенча 22,8 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. Барлыгы 20 тонна ит, 337 тонна яшелчә, 10 тонна сөт продукциясе һәм 4 тонна бал, 128 тонна ашлык сатылган.

Ярминкәләрдә «Яңа Юраш», «Яшь Көч», «Колос», «Светлая долина» авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары актив катнаша.

Шәхси ярдәмче хуҗалык ияләре да ярминкәдә үз продукциясен тәкъдим итә.

Ярминкәләр 23 декабрьгә кадәр узачак.

Үткәрү урыны — Мираж сәүдә үзәге янындагы территория. Вакыты: 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев