Алабугада бер атна эчендә дүрт янгын очрагы булган
Янгын чыгуның сәбәбе: ут белән саксыз эш итү.
Алабуга муниципаль районы буенча янгыннарга каршы Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге хәбәр итүенчә, сентябрьнең 25еннән октябрьнең 1енә кадәр, районда дүрт янгын очрагы булган.
Сентябрьнең 28ендә 75нче янгын хезмәте бүлегендә сәгать көндезге 12 тулып 03 минут киткәч, мунчага ут кабуы турында хәбәр алынган. Янгын нәтиҗәсендә, мунча түбәсенә зыян килгән. Һәлак булучылар юк, бер кешегә дә зыян килмәгән. Ут чыгуның сәбәбе: мичнең төтен торбасы дөрес эшләнмәүдә, мунча түбәсенең тиз янып китүчән корылмасы төтен чыгару торбасыннан масхус бүлем белән аерылып торырга тиеш, бу очракта әлеге шарт үтәлмәгән.
Сентябрьнең 30ында иртәнге сәгать 9 тулып 51 минутта шул ук янгын хезмәте пунктына чүп-чар яну турында хәбәр килгән. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Янгын чыгуның сәбәбе: ут белән саксыз эш итү.
Шул ук көнне, 14 сәгать 37 минутта, күп фатирлы йортның икенче катында бүлмәдә төтен таралуын хәбәр иткәннәр. Янгын аркасында торак бүлмә, кулланылган әйберләр зарарланган. Һәлак булучылар юк, кешеләргә зыян килмәгән. Янгынның сәбәбе: тәмәке тартканда саксызлык.
Шул кичне, 17 сәгать 20 минутта, янгын хезмәте пунктына тагын хәбәр килә: үз бакча кишәрлегендә чүп яндырганда берәү пешкән. Ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә, әлеге алабугалыны хастаханәнең кабул итү пунктына китергәннәр, диагнозы — йөз һәм куллардагы тиренең 12 процент пешүе.
Алабуга муниципаль районы буенча янгыннарга каршы Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге янгын куркынычсызлыгын саклау таләпләрен үтәүнең мөһимлеген искә төшерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев