Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Алабугада «Буран» операциясе игълан ителде

Мондый карар соңгы көннәрдә күп кар явуга бәйле рәвештә кабул ителде.

Дүшәмбедән Алабуга көчле кар һәм буран хакимлегендә. Тормыш эшчәнлеген тәэмин итү хезмәтләре тулы әзерлеккә китерелгән. Шәһәр планеркасында әйтелгәнчә, юлларда вәзгыять начарлану аркасында авыл мәктәпләрендә белем алучылар дистанцион укытуга күчерелгән, укучыларны күрше шәһәрләргә олимпиадаларга җибәрү фикереннән кире кайтканнар.

«Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» МУПында әйтелгәнчә, шәһәр төне буе кардан чистартылган, эш көндез дә дәва итә. Төнлә урамнарда — 8, көндез 10 берәмлек техника эшләде. Шулай ук кар яву нәтиҗәләрен бетерү белән 10 юл эшчесе шөгыльләнә. 

Сүз уңаеннан, синоптиклар тагын берничә көн дәвамында карлы һава торышы булачагын фаразлый. Әйтик, бүген, 17 гыйнварда, ТР Гидрометеоүзәге хәбәр иткәнчә, төнлә һәм көндез шулай ук урыны белән көчле җил һәм кар көтелә. Җил тизлеге секундына 24 метрга кадәр җитәчәк. Юлларны кар басу һәм бозлавык булу ихтимал.

Буран юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы өчен дә җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә куркынычсыз тизлекне сайларга, юнәлешне кискен үзгәртүдән һәм кисәк кенә тормозга басудан тыелырга кирәк. Мөмкин булганда, башка шәһәрләргә сәфәрләрдән баш тарту яхшырак.
Күп фатирлы йортларның ишегалларында кар чистарту эше дә актив алып барыла. Искәртеп узабыз, ишегалларында карны чистарту һәм җыештыру өчен идарәче компанияләр җаваплы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев