Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Алабугада чыршы базарлары эшли башлады

Алар Яңа елга кадәр эшләячәк.

Бүген Алабугада чыршы сату нокталары эшли башлады. Урман гүзәлләрен кесә калынлыгына карап, зурлыгын бер метрдан ике метрга кадәр алырга була.

Чыршыларны сату урыннары:

  • Әйләнеч шоссе, 7А,
  • Нефтьчеләр пр., 52а,
  • Мәрҗани ур., 30А,
  • Мәрҗани ур., 34,
  • 6нчы микрорайон базары. 

Быел нарат агачларының бәясе бер метры өчен 300 сумнан башланса, чыршының бер метры 500 сумнан башлана.

Чыршы базарлары Яңа елга кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев