Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Алабугада чыршы базарлары эшли башлады

Алар Яңа елга кадәр эшләячәк.

Алабугада чыршы базарлары эшли башлады. Алабугалылар анда күңелләренә ошаган яшел гүзәлне сайлап ала алачак. 

Быел чыршыларны ике урында — иске базарда һәм Нефтьчеләр проспектындагы 52 нче йорт янында саталар, дип хәбәр иттеләр АМР башкарма комитетының сәүдә һәм көнкүреш хезмәт күрсәтү секторында. 

Агачларны күңелеңә ошаганны һәм кесә калынлыгына карап сайларга мөмкин. Бәя агачның биеклегенә һәм купшылыгына бәйле. Быел нарат өчен сатучылар 400-1,5 мең сум сорый. Сатучылар әйтүенчә, сатып алганнан соң нарат махсус шартлар таләп итми. Ә менә чыршыларны, озаграк торсын һәм хуҗаларын сөендерсен өчен, суга яки җиргә утырту яхшырак. Шулай ук агачларга өстәп аларны утырту җайланмасын да сатып алырга мөмкин. Аларының агачтан эшләнгәнен 300 сумга, ә тимерен 500 сумга сатып алырга була. Нокталарның эш режимы иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр. 

Чыршы базарлары Яңа елга кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев