Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Алабугада ковид кичергән кешеләр тирәнәйтелгән диспансеризация үтә ала

Алабугалыларга паспорт һәм ОМС полисы белән поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк.

2022 елда 1100дән артык алабугалы тирәнәйтелгән диспансеризация үткән. Бу тикшерүнең файдасы турында Алабуга үзәк район хастаханәсе табибы Надежда Кривошапко сөйләде.

«Ковидтан соңгы синдром» Татарстанда үлем-китем арту сәбәпләренең берсенә әверелде. Ковид кичергәч, йөрәк-кан тамырлары, сулыш, нерв системалары эше бозыла, шуңа күрә табиблар коронавирус йогышлы авыруы эләктергәне булган һәркемгә диспансерлаштыруның тирәнәйтелгән программасын үтәргә тәкъдим итә. 

— Кеше ковид белән өендә авырган һәм хастаханәгә бармаган булса да, аңа тирәнәйтелгән тикшерү кирәк. Ул өстәмә тикшерүләрне күздә тота. Мәсәлән, тышкы сулышның ничек эшләвен карыйлар: белгечләр һаваның эре, урта һәм вак бронхлар буйлап үтүен тикшерә. Шулай ук үпкәләргә рентген ясатырга һәм канда Д-димер концентрациясен ачыкларга мөмкиннәр, — ди гомуми практика табиблары бүлеге мөдире Надежда Кривошапко.

Надежда Александровнаның сүзләренә караганда, ковидтан соң еш кына кан оешучанлыгы бозыла, тромблар һәм микротромблар, гиперкоагуляция (югары кан оешучанлык) барлыкка килә. 

— Бу атеросклероз, инфаркт, инсультка китерергә мөмкин, шуңа да, сәламәтлек белән җитди проблемалар булмасынга, куркыныч үзгәрешләрне вакытында ачыкларга кирәк, — дип кисәтә табиб.

Тирәнәйтелгән диспансерлаштыруның беренче өлешен узгач, пациентлар үзләренең участок терапевтларына җибәрелә. Табиб анализларны карый һәм сәламәтлек торышын билгели. Кирәк булганда өстәмә тикшерү яисә дәвалау билгели. Икенче өлешендә күкрәк читлегенә томография тикшерүе, тромбозларны ачыклау өчен, аяк кан тамырларына дуплекс скан үткәрүләре бар, шулай ук ЭхоКГ, бу йөрәк-кан тамырларында килеп чыгарга мөмкин булган проблемаларны ачыклый. 

Быел җиде ай эчендә генә дә Алабуга үзәк район хастаханәсендә тирәнәйтелгән программа буенча тикшерүне 1133 кеше узган, шуларның 933е — тулы күләмдә.

Тирәнәйтелгән диспансерлаштыруны үтү өчен, алабугалыларга паспорт һәм ОМС полисы белән поликлиникага (Пролетар ур., 36) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тирәнәйтелгән диспансерлаштыру бүлмәсе (№ 306) дүшәмбедән җомгага кадәр иртәнге сәгать 8дән 15.00гә кадәр, шимбәдә — 8дән көндезге 12гә кадәр эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев