Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Алабугада Раштуа ярминкәсе эшли башлады

Ул Ленин мәйданында урнашкан.

Яңа ел алдыннан үтә торган бу вакыйга гадәткә керде инде. Ярминкәне Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары такмаклар һәм биюләр тулы концерт программасы белән ачып җибәрде. Кәмитчеләр, патшабикәләр һәм матур кызлар кунакларны әйлән-бәйлән уйнарга чакырды. Ярминкәдә кайнар чәй һәм камыр ашларыннан тыш, бизәп ясалган кул эшләнмәләрен дә сатып алырга мөмкин булды. Шунысы да бар, һәр товардан кергән акчаның 10 сумы мобилизацияләнүчеләр гаиләләренә китәчәк.

Раштуа ярминкәсеннән ниләр алырга була? 

Агачтан, тукымадан кул эшләнмәләре, төрле бизәгечләр, бәйләп ясалган уенчыклар һәм бик күп башка нәрсәләр. Мәсәлән, Свиногорье авылыннан Лариса Колосова агачтан бизәкләп әйберләр тәкъдим итә.

— Агачтан декоратив сыннар ясау — ирем белән икебезнең дә яраткан шөгылебез. Заказга ясыйбыз. Ул кисә, мин буйыйм һәм бизәклим. Мисалга, Яңа ел билгесе булган куянның агач сынын сатып алырга мөмкин. Аларны йорт янында да, бакчада да урнаштырып була. Агач әйберләре буялган, алар бернинди һава торышына да бирешми. Декоратив өстәл рәвешендә каеннан ясалган эшләнмәләр дә бар. Шнурдан кәрҗиннәр үрергә дә яратам. Адларны үсемлекләрне бәйләү өчен файдаланалар, ләкин матур кәрҗиннәр дә килеп чыга, тагын макраме ысулы белән жилетлар үрәм. Материал кыйммәт түгел, карап торуга бик матур, — ди Лариса Александровна.

Музыка, уеннар һәм конкурслар, кунакларның бәйрәм мохитен булдырырга ярдәм итте. Раштуа ярминкәсе гыйнварның 9ына кадәр эшләячәк, анда күңеленә ошаган әйберне һәркем таба ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев