Алабуга нуры

Алабугада «Сабан туе сылуы-2022» конкурсы узачак

Алабугалыларны муниципаль конкурста катнашырга чакыралар. 

Конкурсны гамәлгә куючылар: АМР башкарма комитеты, Мәдәният идарәсе, шәһәр Мәдәния сарае. Анда 16дан 20 яшькә кадәр кызлар катнаша. Татар телен белү — тиешле шарт. Сайлау туры Мәдәният сараенда 2 июньдә сәгать көндезге 1дә башланачак. Гала-концерт һәм финалга чыгучыларны котлау 12 июньдә, Сабан туе көнендә үтәчәк.

Конкурста катнашуга гаризаларны 31 майга кадәр электрон почта аша gdk_08@mail.ru адресына «Сабантуй сылуы» дип язып җибәрергә кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 89586292020. Яшь буенча чикләү 0+

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: