Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Алабугада сөт кухнясы өчен яңа суыткычлар сатып алынды

27 декабрьдән балалар өчен продукция яңа адрес буенча: Хирург Нечаев урамы, 16А йортында биреләчәк.

27 декабрьдән балалар өчен продукция яңа адрес буенча: Хирург Нечаев урамы, 16А йортында биреләчәк.

Элегрәк бу бинада (гомуми практика табибы офисы) балалар поликлиникасы филиалы урнашкан иде. Биредә белгечләр Мәрҗани урамындагы филиал бинасын ремонтлау вакытында кабул итте.

— Сөт продукциясен тарату пункты өчен яңа җиһазлар сатып алынды һәм 7 заманча суыткыч кайтарылды, элмә такталар ясатуга заказ бирелде. Шулай ук өстәмә розеткалар урнаштырылачак, — дип уртаклашты Алабуга үзәк район хастаханәсенең сөт тарату пункты мөдире Ирина Пухачева.

Яңа бинага этаплап күчү 20 декабрьдән соң башланачак. Билгеләп үтик, сөт кухнясының Нефтьчеләр урамындагы элекке бинасы нык тузган иде, шуңа күрә аны күчерү турында карар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев