Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Алабугада тарифлар үзгәрәчәк

1 июльдән ут, газ, су һәм җылылык өчен коммуналь хезмәтләргә түләү бәяләре арта. 

Торак хезмәтләренә бәя артмый, чөнки аны быел 1 гыйнвардан арттырганнар иде инде. Бу турыда ТКХ һәм төзелеш департаменты директоры Андрей Томилин хәбәр итте.

— Коммуналь хезмәтләр өчен тарифларны ТРның тарифлар буенча Дәүләт комитеты билгели. Җылылык белән тәэмин итү буенча тариф 5,5 процентка арта, суга һәм канализациягә — 6,2 процентка, — ди ул.

Андрей Томилин шулай ук Алабуга иҗтимагый челтәрләрендә куертыла торган хәлне дә аңлатты: безнең шәһәрдә иң югары тарифлар, диләр. Хәтерләсәгез, Яр Чаллы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев аппарат киңәшмәсендә Татарстандагы торак-коммуналь хезмәтләргә тарифларның чагыштырма таблицасын китергән иде. Бирелгән мәгълүматларга караганда, иң югары бәяләр — Алабугада һәм Әлмәттә, Чаллыда исә — иң түбәннәрдән.

— Әйтеп китим, Дәүләт комитеты тарафыннан тарифларны күтәрүнең чик дәрәҗәсе 9,2 процент күләмендә билгеләнгән. Шуңа да Алабугада коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар иң югарысы түгел. Мәсәлән, җылылык белән тәэмин итү хезмәтенең бәясе нәрсә белән бәйле? Бу җылылыкның үзен эшләп чыгару.Яр Чаллыда Җылылык электр станциясе бар икән, һәм алар электр энергиясен үзләре җитештерәләр, шуңакүрә җылылык белән тәэмин итүгә киткән чыгымнары да, Алабуга Җылыту челтәрләре предприятиесенекенә караганда, түбәнрәк, Алабуга ҖЧПнең энергоресурслары 58 процент, җылылык өчен бу — газ, ут һәм су. Аларга тарифлар 1 июльдән арта икән, бу тулысынча бәя артуга китерә. 

Электр энергиясенә тарифлар 1 июльдән:
Авыл җирлеге өчен:
— бер ставкалы тариф — 3,01 сум./кВт.сәг. (4,51 процентка артык);
— тәүлекнең көндезге вакыты өчен — 3,46 сум./кВт.сәг., төнге вакыт өчен — 2,11 сум./кВт.сәг.

Шәһәр өчен:
— бер ставкалы тариф — 4,30 сум./кВт.сәг. (4,62 процентка артык);
— тәүлекнең көндезге вакыты өчен — 4,96 сум./кВт.сәг., төнге вакыт өчен — 3,01 сум./кВт.сәг.

Шәһәр өчен, электр плитәлеләргә:
— бер ставкалы тариф — 3,20 руб./кВт.сәг. (8,47 процентка артык);
— тәүлекнең көндезге вакыты өчен — 3,68 сум./кВт.сәг., төнге вакыт өчен — 2,24 сум./кВт.сәг. тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев