Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Алабугада урамнарны кардан чистартуга көн саен 8-9 машина чыга

Көзнең соңгы көннәре һәм кыш башы шактый карлы булды, шуңа күрә Алабуга коммуналчыларының эше тукталмый диярлек.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин әйтүенчә, шәһәрдә көн саен 8-9 машина эшли.

— Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләре ике сменада эшли. Дүшәмбе көнне иртәнге сәгать 4тә бездә 7 берәмлек техника эшли башлады, ә 7.00дә аларга тагын бишәү кушылды. Шимбә көнне урамнарга 13 берәмлек техника чыкты, эшчеләр юлларны һәм тротуарларны чистарту белән шөгыльләнде, — дип сөйләде ул.

«Амкодор» погрузчигы йөртүчесе Нурислам Галәвиев шимбә көнне иртәнге сәгать 5.30да эшкә чыккан, ә грейдер йөртүчеләр тагын да иртәрәк — 5.00дә үк юлларны чистарта башлаган.

— Мин хәзер тукталышларны һәм керү юлларын чистартам, кар төйим. Эшне Үзәк базар янындагы тукталыштан башладым һәм Нефтьчеләр проспекты буенча түбәнгә таба хәрәкәт итәчәкмен. Кар атна буе ява, җиңел түгел, әлбәттә, ләкин без шәһәрне чиста тотарга тырышабыз, — ди эшче.

Кардан чистартудан тыш, юлларны ком-тоз катнашмасы һәм бозлавыкка каршы махсус материал белән эшкәртәләр. Соңгысы, сүз уңаеннан, үзен яхшы яктан күрсәтте. Аны Әйләнеч шоссе һәм Яр Чаллы шосселарында сынап караганнар.

Әмма, Андрей Томилин билгеләп үткәнчә, кар чистарту техникасында эшләү өчен машина йөртүчеләр җитми — бүгенге көндә биш кеше таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев