Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Алабугада — ябык футбол мәйданы булачак

Тугаров урамында 1408 квадрат метрлы мәйданда каркас-тентлы өслек белән футбол манежын төзү эшләре бара.

Төзелешне Казанның «Алтын Групп» ТК ҖЧҖ төзелеш компаниясе алып бара. Компания прорабы Рамил Фәттахов сөйләвенчә, манеж эчендәге футбол кыры мәйданы 20гә 40 метр тәшкил итә. Ябык манежның өстенлеге шунда: мәктәп укучылары анда ел әйләнәсе шөгыльләнә алачак, чөнки ул биредә үк салынган казаннан җылытылачак.

— 12 урынга исәпләнгән ике киенү-чишенү бүлмәсе булачак. Көненә 96 кеше килә ала. Бина сэндвич-панель һәм тент белән капланган аркалар рәвешендәге каркас тибында. Административ-көнкүреш комплексы монолиттан, киртә корылмалары газоблоклардан тора, — дип аңлатты Рамил Фәттахов.

Бүген объектта фундамент салынган, колонналар урнаштырылган, түбәнең бетон плитәсе салына. Аркалар 80 процентка урнаштырылган, газүткәргеч сузыла.

Сүз уңаеннан, бина тирәсе шулай ук төзекләнәчәк. Манеж периметры буенча заманча 3D-койма куелачак.

Бу эшл республика программасы буенча бара. Бюджеты −75,9 миллион сумлык. Манежны август уртасына төзеп бетерергә ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев