Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Алабугалылар авыл мәктәпләре китапханәләренә китаплар бүләк итә ала

Алабуга районында «Авыл мәктәпләренә — игелекле китаплар» акциясе дәвам итә.

2024 елда илебездә «Авыл мәктәпләренә — игелекле китаплар» дигән гомумроссия социаль-хәйрия акциясе үткәрелә.

Алабуга комсомолы һәм пионериясе ветераннары советы инициативаны хуплады һәм Алабугада акциянең беренче этабын үткәрде. Якташларыбыз җыйган меңнән артык китап Морт авылының мәктәп китапханәсендә зур рәхмәт белән кабул ителде. 

Акция Алабуга үзәк китапханәләр системасы белән берлектә уза, аны Алабуга муниципаль районы Ветераннар советы, КФУның Алабуга институты, шәһәр мәдәният сарае хуплады, мәгълүмати ярдәмне «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталары редакцияләре гамәлгә ашыра.

Акциянең икенче этабы март аенда үткәрелә һәм планетаның беренче космонавты Юрий Гагаринның тууына 90 ел тулуга багышлана. 600 дән артык китап җыелган инде. Китаплар Костенеево авылы укучыларына тапшырылачак.

Хәйрия акциясе 2024 ел дәвамында уза. Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев