Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Алабугалылар Раштуа ярминкәсендә кулдан эшләнгән бүләкләр сатып ала ала

Ярминкә 30 декабрьгә кадәр эшләячәк.

Алабугада Раштуа ярминкәсе үз эшен дәвам итә. Анда 30 декабрьгә кадәр күңелеңә хуш килгән әйберләрне сатып алырга мөмкин.

Эш вакыты: 29, 30 декабрь — 14.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр; 
28 декабрь 17.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр.

Раштуа ярминкәсе — үзегез һәм якыннарыгыз өчен кулдан эшләнгән яңа ел бүләген сатып алу өчен бик яхшы мөмкинлек. Аеруча Яңа ел алдыннан якыннарны кабатланмас бүләк белән сөендерәсе килә. Мәсәлән, бәйләнгән яңа ел уенчыкларын 100 сумнан, ә җылы оекбашларны 250 сумнан сатып алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев