Алабугалыларга кояш сугудан саклану ысуллары турында искә төшерделәр
Бу хакта 26нчы янгыннан коткару бүлеге инспекторы Фәния Намәтуллаева сөйләде.
Эссе һава булганда, кояш сугудан ничек сакланырга һәм мондый очракларны ничек булдырмаска, килеп чыга калганда, үзеңә һәм якыннарыңа ничек булышырга кирәклеген аңлатабыз.
Кояш сугу — ул организмның артык җылынуы. Мондый халәт кояшта озак йөрү һәм туры кояш нурлары астында булу нәтиҗәсендә барлыкка килергә мөмкин. Мондый очракта тән температурасы сизелерлек күтәрелә. Кояш астында булган вакытта да, аннан соң берничә сәгать үткәч тә кояш сугуы күзәтелә ала.
Кояш суккан вакытта, кеше организмдагы ялкынсынулар көчәя, нәтиҗәдә төрле орган һәм системалар эшчәнлегендә кыенлык килеп чыгуы бар. Мәсәлән, мускуллар, бавыр, бөер, үпкә һәм йөрәк зарарлана. Үзәк нерв системасының җитмәүчәнлеге килеп чыгарга мөмкин.
Кояш сугу җылы тиюдән нәрсә белән аерыла
— Еш кына кешеләр кояш һәм җылы сугуны бер үк нәрсә дип уйлый. Чынлыкта, җылы сугу мунчада, ябык бөркү бинада яисә бөкедә торган машина эчендә дә була ала.
Җылы сугудан аермалы буларак, кояш сугу башка ультра-шәмәхә нурларның туры тәэсиреннән килеп чыга. Җылы тиюнең бер төре буларак, аның нәтиҗәләре дә кеше сәламәтлеге өчен куркыныч.
Чиктән тыш җылыну җиңелчә билгеләрдә күренеп, йөрәк һәм бөер мускулларын зарарлау кебек кыен халәткә җиткерергә мөмкин — бары да эссе шартларда күпме булуга һәм медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлегенә бәйле.
Күңел болгану, косу, тән тиресе агару, аңны югалту кебек билгеләр өстәлүе дә сирәк түгел. Җылы сугу баш миенә генә түгел, барлык органнарга тәэсир итә. Организм табигый рәвештә суынганда, тир бүленеп чыга.
Әгәр сез эссне һавада яисә артык җылытылган бүлмәдә эшлисез икән, шул ук вакытта су балансы сакланмаса, тәннең тиешле җылылыгын саклап калу кыен.
Кояш сукканда инфра-кызыл нурланыш баш мие аркылы үтеп кереп, аның бүлекләрендә үзгәреш китереп чыгара. Бу гипоксиягә кислород җитмәүгә китерә.
Кояш сугу билгеләре
Беренчесе — җиңелчә дәрәҗә: хәлсезлек, күңел болгану, баш авырту, пульс ешаю, тигезсез сулыш.
Икенчесе — уртача дәрәҗә: җиңелчә билгеләрнең көчәюе, координация бозылу, борыннан кан китү, тән температурасының 38-39 градуска кадәр күтәрелүе.
Өченчесе — авыр дәрәҗә: ак тире, югары температура, аң югалту, саташу, күзгә күренү; аяк-кулларны көзән җыеру һәм, артык нык җылынган вакытта, кешенең үлеп китүе бар.
Беренче ярдәм
Кояш сугуның беренче билгеләре күренүгә үк, кешене салкын бүлмәгә яисә, түбә астына, агач күләгәсенә булса да күчерергә кирәк. Артык киемнәрен салдырырга, каешын бушатырга, яткырырга һәм күбрәк су эчертергә. Тәнен салкынча юеш сөлге белән урау яхшы. Җилпәзә белән җилләтеп торырга була, салкынча су белән тәнен сөрткәләргә ярый, тик су артык салкын булмасын. Аңын югалта башлаган кешегә 10 процентлы аммиак эремәсе (нашатырь спирты) парын иснәтәләр, ян кырына яткыралар. Күңеле болганып, башы әйләнсә, ашыгыч ярдәм чакырыгыз. Үзегез хастаханәгә алып барырга уйласагыз, зарар алган кеше юлда барганда ятып барырга тиеш.
Кофе яисә алкоголь бирергә ярамый. Тән температурасын кисәк кенә төшерү куркыныч. Авыр билгеләр үтәр әле дип, табиб ярдәменнән баш тартмагыз.
Кояш сугудан ничек сакланырга
Урамга чыкканда җиңел табигый тукыма киемнәр сайлагыз. Баш киемен алырга онытмагыз. Аларның ачык төстә булуы яхшы.
Нык эсседә әледән-әле битне, башны чылатып торырга була. Даими рәвештә чиста су эчегез, исерткеч эчемлекләр кулланмагыз.
Сәгать көндезге 11дән кичке 4кә кадәр кояшта йөрү вакытын кыскартыгыз.
Кызыну урыннарында озак вакыт кояшта булырга тырышмагыз, суга кереп чыгыгыз, күләгәгә күчегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев