Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Алабугалыларга ТКХ квитанцияләрендәге бәяләр турында аңлаттылар

Декабрьнең 1еннән бөтен ил буенча коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар артты.

Алабугалылар торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазьләре алды. Күпләр соңгы саннарны күреп гаҗәпкә калды. Мондый үзгәрешләрнең нәрсәгә бәйле булуы турында ТКХ һәм төзелеш департаменты директоры Андрей Томилин сөйләде.

Декабрьнең 1еннән бөтен ил буенча коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар артты. Татарстанда түләү уртача 9 процентка зурайды. Түбән Камада, Бөгелмәдә, Яшел Үзәндә ул 12 процентка җитте, Казанда — уртача 10 процент. Алабугада канализация һәм су белән тәэмин итүгә хезмәтләр өчен түләү — 9 процентка, Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе хезмәтләре — 5,8 процентка, электроэнергия — 8,8 процентка, газ — 8,6 процентка, каты көнкүреш калдыкларын чыгару — 3,6 процентка артты. Яңа елдан күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясауга да тариф үзгәрде. Моңа кадәр 6 сум 38 тиен иде, быелдан — 6 сум 95 тиен булачак.

Тарифлар үсүенең төп сәбәпләре: ягулык-майлау әйберләренә чыгымнарга, җылылык энергиясе булдыруда, челтәрләрне алыштыруда, коммуналь структура корылмаларын үзгәртеп коруда файдаланылган химия реагентларына бәя арту. 

− Нигездә, җылылык өчен түләү артты, ул тарифка гына түгел, һава торышына да бәйле. Мәсәлән, ноябрьдә урамда Цельсий буенча — 0,2 градус булса, декабрьдә — 9,6 градус булды. Температуралар аермасы җылылык өчен түләүне арттыруга китерде, − дип аңлатты Андрей Томилин. 

Аның әйтүенә караганда, Департамент базасында ай саен идарә компанияләре һәм ресурс белән тәэмин итә торган оешма вәкилләре катнашында комиссия үткәрелә, анда коммуналь хезмәтләргә түләү билгеләнүне тикшереп торалар. Шундый очрашуның ахыргысы декабрьнең 28ендә булды. Аның барышында 5 йортта җылылык өчен түләүнең сәбәпсез артуы ачыкланган (өч йорт — «Чаллы» ИК, 1 йорт — «Домуправ — 3» һәм 1 йорт — «Жилкомфортсервис» ныкы). Түләүне киметергә дигән карар кабул ителеп, исәп-касса үзәгенә тапшырылды.

Андрей Томилин әйтүенчә, ТКХ өчен түләү һәр йортта төрлечә булырга мөмкин. Бары да анык йортның җылылыкны күпме тотуына бәйле, ресурслар белән тәэмин итә торган оешмага да карый, чөнки һәммәсенең үз тарифы. Мисалга, шәһәрнең аскы өлешендә җылылык өчен түләү башкаларыннан кимрәк. 

− ТКХ өчен исәпләүләрнең дөреслеге буенча сорау була икән, идарә компаниясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Җавап ошамаса яисә аңлашылмаса, ТКХ һәм төзелеш департаментына, анда да ошамаса, торак инспекциясенә, − диде Андрей Томилин.

Әйтергә кирәк, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне киметүдә ташламалардан файдаланып була. Бөек Ватан сугышы ветераннары, инвалидлар, нивалид бала тәрбияләнә торган гаиләләр, хезмәт ветераннары, реабилитацияләнгәннәр, эзәрлекләүгә дучар гражданнар һәм күп балалы гаиләләр Татарстанда федераль һәм төбәк ташламаларыннан файдалана. Аларның күләме ташлама алучыларның төренә бәйле һәм түләүнең 30дан алып 50гә кадәр процентын тәшкил итә. Аз керемле гаиләләрнең дә мондый субсидия алуга хокукы бар. Субсидияне ТР Дәүләт хезмәтләре сайтында яисә социаль яклау бүлегендә рәсмиләштереп була. 

Сүз уңаеннан, Татарстанның Хезмәт министрлыгында аңлатуларынча, моңа кадәр федераль һәм төбәк ташламаларыннан файдаланучыларның барысы да гыйнварда аны арттырылган күләмдә алачак. Субсидия күләме һәр гаилә өчен төрле. Ул фатир мәйданына, гаиләдәге кешеләр санына һәм кулланылган коммуналь хезмәтләрнең күләменә бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев