Алабугалыларга торак-коммуналь хезмәтләргә тарифларның күпмегә артуы турында сөйләделәр
Беренче июльдән Алабугада, бөтен илдәге кебек үк, торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар артты. Һәр төбәктә үз үсеш индексы бар.
Алабугалылар исә замана уңайлыклары өчен элеккегә караганда уртача 11,2 процентка күбрәк түли башлаячак.
Бу мәгълүматлар 1 кв. метр торакка исәпләнгән. Аларның 4 проценттан артыгын торак хезмәтләре тәшкил итә. Тарифлар үсеше чыгым материалларына бәя арту белән бәйле. Торак хезмәтләренең үсеше торак биналарны агымдагы ремонтлау һәм йорт яны территориясен төзекләндерү, йорт эчендәге су һәм канализация челтәрләрен һәм үзәк җылыту челтәрләрен агымдагы хезмәтләндерү һәм ремонтлау бәясе арту хисабына булачак.
Коммуналь хезмәтләрне арттыруга килгәндә, монда арту 8,6 процент тәшкил итә.
— Бәяләр энергоресурсларның артуы, коммуналь предприятиеләр тарафыннан файдаланыла торган җиһазларны реконструкцияләүгә (яки модернизацияләүгә) юнәлдерелгән инвестиция программаларын үтәү зарурлыгы хисабына артачак. Моннан тыш, тарифлар җитештерү-сәнәгать персоналының хезмәт хакын арттыруны күздә тота. Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә кадрлар кытлыгы беркемгә дә сер түгел, — дип аңлатты АМР башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин.
Сүз уңаеннан, торак-коммуналь хезмәтләренә бәяләр соңгы мәртәбә нәкъ 2 ел элек арткан иде. Торак хезмәтләре (бу — йортларны тоту, агымдагы һәм капиталь ремонтлау) һәм коммуналь хезмәтләр (яктылык, газ, җылылык) өчен яңа бәяләр белән квитанцияләр августның беренче декадасында киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев