Алабугалыларга язгы бозга чыгуның куркыныч булуы турында искәрттеләр
Боз катламының калынлыгы көннән-көн юкара, шуңа күрә елга-күлләрдә һәм буаларда боз өстеннән йөрүчеләр тормышларын куркыныч астына куя.
Сулыклардагы боз инде көпшәкләнгән, ул нык түгел, шуңа күрә анда шуарга да, балык тотарга да ярамый. Боз өстенә чыгу бөтенләй куркыныч.
— Төче суларда боз калынлыгы 10 сантиметрдан, тозлы суда — 15 сантиметрдан артса гына, кеше өчен куркынычсыз санала. Елга тамагында һәм кушылдыкларда боз ныклыгы кимегән. Тиз агымлы, чишмә бәреп торган урыннарда, агынты сулар төшкән җирләрдә, шулай ук агачлар һәм куаклар, камышлар тирәсендә боз нык түгел. Әгәр һава җылылыгы өч көн буена 0 градустан югары торса, аның ныклыгы 25 процентка кими. Бозның ныклыгын карап кына да белергә мөмкин: зәңгәр төстәгесе нык, ак төстә булса — ныклыгы 2 тапкырга ким, соры төстәге һәм сары таплысы ышанычсыз, — ди 26нчы янгыннан коткару бүлегенең каравыл башлыгы Александр Целищев.
Салкын суга чумсагыз, нәрсә эшләргә:
— куркып калмагыз, кискен хәрәкәтләр ясамагыз, сулышыгыз тигез һәм даими булсын;
— кулларыгызны як-якка җәеп, боз кырына ябышырга тырышыгыз, гәүдәгез горизонталь халәттә, агым юнәлешендә булсын;
— боз кырына сак кына күкрәк белән ятарга тырышыгыз, соңыннан башта бер, аннары икенче аягыгызны боз өстенә күтәрегез. Боз тотып торса, тәгәрәп, әкрен генә ярга таба шуышыгыз;
— каян килсәгез, шул якка таба хәрәкәтләнегез, чөнки андагы боз ныклыгы сыналган инде.
Сездән ярдәм кирәк булса:
— теләсә нинди таяк, такта, озын колга яисә бау кирәк. Шарф һәм каешларны бергә бәйләргә дә була;
— аяк-кулларны киң куйган килеш, акрынлап шуышыгыз, коткару чараларын алдыгыздан этегез, сак белән генә җылуга таба хәрәкәтләнегез;
— судагы кешегә җитәргә берничә метрлар калгач, туктап, аңа бау, кием кырыен ыргытыгыз, таяк яисә колга тапшырыгыз;
— зыян күрүчене саклык белән генә боз өстенә чыгарыгыз һәм бергәләп, шуышып, куркыныч урыннан читкә чыгыгыз.
Беренче ярдәм
Зыян күрүчене җылы урынга китерегез. Аңа беренче ярдәм күрсәтегез: юеш киемнәрен салдырыгыз, тәнен, кызарганчы, спирт яисә аракыга
манчылган тукыма белән ышкыгыз, аңа кайнар чәй эчертегез. Исерткеч эчемлек бирә күрмәгез — мондый очракларда ул үлемгә китерергә мөмкин.
Гадәттән тыш хәлләр булганда, 01, мобиль телефоннан — 112 номеры буенча шалтыратырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев