Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Алабугалыларга җылылык белән проблемалар булган очракта нишләргә кирәклекне аңлаттылар

Шәһәрнең барлык торак йортларына һәм иҗтимагый корылмаларга җылы бирелде.

Күп фатирлы йортларны октябрьнең 5еннән, социаль объектларны аннан да иртәрәк җылыта башладылар.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин сөйләвенчә, йортларга җылыны бер-бер артлы бирә башлаганнар. 

‒ Хәзер кайбер торак йортларда көйләү-җайлау эшләре бара, октябрьнең 10сыннан «Ачык Алабуга» системасы буенча халыктан гаризалар алына башлады. Алар тиешле вакытта үтәләчәк. Идарәче компанияләр хезмәт күрсәтү оешмалары белән берлектә, җылы барып җитмәгән фатирларда җылыту батареяларыннан һаваны чыгаралар. Һәр мөрәҗәгать анализлана. Җылы җитәрлек булмаган фатир хуҗаларына җылылык өчен түләү яңадан исәпләнәчәк. Торак-коммуналь хуҗалык департаментында айга бер тапкыр тариф формалаштыру буенча комиссия уздырыла, проблемалы гаризалар карала, яңадан исәпләүнең барышына кагылышлы карарлар кабул ителә, ‒ ди Андрей Томилин. 

«Ачык Алабуга»га мөрәҗәгать итү белән, слесарь фатирга килеп, җылылыкны үлчи. Бүлмәләрдәге температура нормага туры килмәсә, акт төзелә, шуннан соң түләүне яңадан исәпләү турында карар кабул ителә. 

‒ Закон буенча, фатирда җылылык 21 градустан ким булса, түләү яңадан исәпләнелә, ‒ диде Андрей Томилин. 

Әйтергә кирәк, Алабуга районы республикада җылыту чорына әзерлек буенча бишенче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев