Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Алабугалыларны Яңа елга иң матур бизәлгән ишегалды конкурсында катнашырга чакыралар

Бәйге 4 гыйнварга кадәр дәвам итә.

Шәһәрдә иң яхшы бизәлгән ишегалдына конкурс игълан ителде. «Татмедиа» АҖ «Безнең ишегалдында...» дигән бәйге башлап җибәрә. 

Катнашу шартлары гади. 2023 елның 4 гыйнварына кадәр:

— үз ишегалдыңны яисә подъездны Яңа елга бизәргә;

— фото ясарга, видео төшерергә, социаль челтәрләргә (ВКонтакте) куярга;

— хэштег куярга — #аунасводвореТМ #татмедиа15 #дворНК (хештег булу мәҗбүри);

— фотоны new-kama@bk.ru почтасына җибәрергә.

Гыйнварның 5еннән 8енә кадәр elabuga-rt.ru сайтында тавыш бирү булачак. Гыйнварның 9ында безнең шәһәр-районда җиңүче ачыкланачак.

Гыйнварның 10ыннан 13енә кадәр tatar-inform.ru һәм tatar-inform.tatar сайтында республика буенча тавыш бирү булачак. 

14 гыйнварда бөтен тавышларны бергә кушып, конкурста җиңүчене билгеләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев