Алабугалыларны контракт буенча хезмәткә чакыралар
Ватанны саклау һәм аңа хезмәт итү — игелекле һәм мактаулы миссия.
РФ Кораллы көчләрендә хезмәт итү өчен контракт төзеп, алабугалылар да аңа кушыла ала.
Алабуга һәм Алабуга районы буенча хәрби комиссар Николай Битюков сөйләгәнчә, гаризаны 18 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге ир-атлар бирә ала. Бу очракта хәрбиләргә гарантияле рәвештә түбәндәгеләр каралган:
- 204 мең сумнан башланган айлык хезмәт хакы;
- социаль гарантия, медицина, иминият һәм пенсия түләүләре;
- хәрбиләр һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен ташламалар.
Язмабызның герое, 36 яшьлек алабугалы да җиде ай элек бу юлны сайлаган. Ул Татарстанның «Тимер» батальонына хезмәт итәргә китә. Хәзерге вакытта ул ялда, әмма инде берничә көннән үк хезмәт урынына юнәләчәк.
— Минем бабам Бөек Ватан сугышында катнашкан, әтием Әфганстанда, абыйларым Чечняда хезмәт иткән. Мин башкача булдыра алмадым. Без илебезнең бәйсезлеген якларга тиеш, — ди хәрби.
Махсус операция башланганнан бирле ул хәрби хезмәткә китәргә әзерләнә башлый. Туганнарын да бу хәбәрне кабул итәргә әзерли. Туганнары, якын кешеләренең бу карары белән шунда ук килешмәсәләр дә, бераздан аның тынычлык өчен көрәшергә баруын кабул итәләр.
Язмабыз герое бу гамәлләре өчен бер дә үкенми, өстәвенә ул кул куйган контрактта күрсәтелгән барлык шартлар да үтәлә.
— Хезмәттәшләребез белән тату яшибез, һәрвакыт һәм һәрнәрсәдә бер-беребезгә ярдәм итәбез. Һәркем куелган бурычларны һәм максатларны төгәл белә, аларны үти, − дип ассызыклады алабугалы.
Хезмәткә теләгән һәркем кабул ителә. Тулырак мәгълүматны 8-917-280-26-19 яки 7-86-23 номерлары буенча шалтыратып белергә мөмкин.
Шулай ук хәрби хезмәт турында контракт төзергә теләүчеләр үз телефон номерларын махсус палаткаларда утыручы волонтерларга калдыра ала.
Палаткалар шәһәрнең өч мәйданчыгында урнашкан — 4 нче микрорайонның «Эссен» сәүдә үзәге янында, үзәк базарда һәм «Лагуна» кибете янында. 16.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев