Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Алабугалыларны урам мультфильмнары фестивалендә катнашырга чакыралар

Конкурста катнашучылар төрле темага анимацион картина иҗат итә ала.

4 яшьтән 18 яшькә кадәрге алабугалыларны www.cartoonfest.mobi. урам мультфильмнары фестивалендә катнашырга чакыралар. Конкурста катнашучылар теләсә кайсы техникада, теләсә нинди материалдан, теләсә нинди темаларга (сәнгать, дуслар, гаилә, спорт, туган як мәдәнияте, җәйге каникул) анимацион картина иҗат итә ала. Аларның мультфильмына «Союзмультфильм» киностудиясе режиссерлары һәм рәссамнары, ВГИКның мультимедиа һәм анимация факультеты укытучылары составындагы жюри бәя бирәчәк. Конкурска 2021 елдан башлап 2022 елның 31 августына кадәр ачык чыганакларда бастырылган эшләрне бирергә мөмкин. Катнашучыларга мондый эшләрне проект сайтындагы форма аша, исем, яше, ил һәм шәһәр күрсәтеп җибәрергә кирәк. Фестивальдә җиңүчеләр электрон исемле дипломнар һәм «Союзмультфильм» киностудиясеннән анимация курсы белән бүләкләнәчәк.

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев