Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Алабуга пенсионерларына ярминкәдә алган яшелчәләрне өйләренә китерүдә ярдәм итәчәкләр

Бу максатлар өчен район башкарма комитеты микроавтобуслар бүлеп бирде.

21 октябрьдә иртәнге сәгать 9да «Мираж» сәүдә үзәге янында «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» партиясенең Алабуга җирле бүлекчәсе активистлары авыл хуҗалыгы ярминкәсе кысаларында пенсионерларга сатып алынган продукцияне өйләренә китерүдә ярдәм итәчәк.

Алабугада авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча ярминкә 17 сентябрьдә башланды һәм 23 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Күптәнге гадәт буенча һәм «Студентлар — өлкән буынга» проекты кысаларында, шәһәрнең югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, Бердәм Россиянең Яшь гвардиячеләре һәр шимбә көнне 09.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр өлкән яшьтәге кешеләргә яшелчә продукциясен өйләренә җиткерүдә ярдәм итә. Бу максатлар өчен район башкарма комитеты яшелчәләр төялә торган микроавтобуслар бүлеп бирде.

7 һәм 14 октябрьдә политехник колледж, медицина училищесының яшь гвардиячеләре хезмәт куйды. Шул ике көндә егетләр 119 өлкән яшьтәге алабугалыга ярминкәдә сатып алынган бәрәңге һәм башка яшелчәләрне өйләренә китереп куюда ярдәм күрсәтте. Егетләргә бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде. 

Кайбер алабугалылар үзләре дә алар янына ярдәм сорап килә. Шулай ук ел саен ярминкәләрдә Яшь гвардиячеләрнең дежур торуына күнеккән сатучылар да аларны үз сатып алучылары янына чакыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев