Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Алкоголь сатып алганда, сатып алучыдан паспорт күрсәтүне таләп итәргә хокуклары бармы? 

Шуны белергә теләп мөрәҗәгать итүче сәүдә ноктасы хуҗаларына да, Алабуга кешеләренә дә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре җавап бирде. 

«Дәүләтнең этил спирты һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен җайга салуы һәмалкоголь куллануны (эчүне) чикләү турында» № 171-ФЗ Федераль Законга яраклы рәвештә, балигъ булмаганнарга алкоголь продкуциясен ваклап сату рөхсәт ителми. 

Шул рәвешле, сатучының алкоголь продукциясен балигъ булмаганнарга сатарга хакы юк һәм әлеге затларга алкоголь сату-алу килешүен төзүдән баш тартырга хокуклы. Сатып алучының балигълыгына шиге булган очракта, сатучы аннан шәхесен раслый торган документ (шул исәптән, чит ил гражданының яисә Россия Федерациясе гражданлыгы булмаган затның шәхесен раслый торган документ) таләп итеп, яшен белергә хаклы.
РФ Cәнәгать һәм сәүдә министрлыгының «Сатып алучының балигълыгында шиге булган очракта, сатучы алкоголь сатып алучының шәхесен раслый торган һәм яшен ачыкларга мөмкинлек бирә торган документлар исемлеген раслау турында» 1728 санлы Боерыгы нигезендә, андый документдарга түбәндәгеләр керә:

— Россия территориясендә шәхесне раслый торган РФ гражданы паспорты;
— шәхесен Россиядән читтә раслый торган РФ гражданы паспорты;
— РФ гражданының шәхесен раслауның вакытлыча таныклыгы;
— диңгезченең шәхесен раслау таныклыгы;
— РФ гражданының дипломат паспорты;
— РФ гражданының хезмәткәр паспорты;
— хәрби хезмәткәрнең шәхес таныклыгы яисә РФ гражданының хәрби билеты;
— чит ил гражданының чит ил паспорты (дипломат, хезмәткәр, гади) яисә Россия Федерациясе тарафыннан шәхесне раслый торган дип танылган башка документ;
— Россиядә гражданлыгы булмаган затның Россиядә яшәргә рөхсәт язуы;
— РФ гражданлыгы булмаган затның Россиядә вакытлычы яшәп торуга рөхсәт язуы;
— качак таныклыгы;
— Россия территориясендә вакытлыча урын бирелү турында таныклык;
— машина йөртүче таныклыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев