Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Авыл йортларында янгын белдергечләре урнаштырылачак

Авыл җирендә яшәүче күп балалы гаиләләр йортларында янгын белдергечләре урнаштыра башлаячаклар. Исегезгә төшерәбез, бу хәйрия акциясе Татарстанда 2016 елдан бирле ТР Президенты йөкләмәсе буенча уза.

Якын арада 96 йорт хуҗалыгында автомат янгын белдергечләре урнаштыру планлаштырыла. Алабуга районы буенча барлыгы 288 хәбәр бирү җайланмасы сатып алынган. Аларга акча җирле бюджеттан бүлеп бирелгән. Аларны дүрт һәм аннан күбрәк бала тәрбияләнүче гаиләләрдә урнаштырачаклар.

– Быел акция бары тик авыл җирлегендә генә үтә. Хуҗалыкларны хәбәрнамәләр белән Яңа елга кадәр тәэмин итү планлаштырыла. Киләсе елда аларны шәһәрдә дә урнаштырачакбыз. Акциягә керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче, шулай ук инвалид балалары булган гаиләләр керә. Хәбәрнамәләргә мохтаҗлыкны социаль яклау органнары билгеләячәк. Киләсе елда, Президент Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, республика бюджеты чараларына 80 меңнән артык хәбәр бирү җайланмасы сатып алу планлаштырыла, – дип сөйләде 75нче янгын бүлеге башлыгы Евгений Шумилов.

Сүз уңаеннан, күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторлары һәр гаиләдә янгынга каршы профилактик эш алып бара, янгын датчиклары турында җентекләп сөйли, аларның ничек эшләвен  күрсәтә, шулай ук мондый җиһазларны урнаштыру кирәклеген аңлаталар.

Күптән түгел генә Иске Юраш авылында янгын вакытында 59 яшьлек ир-ат һәлак булды. Башлангыч версия буенча, янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре алабугалыларны автоном янгын белдергечләре урнаштырырга чакыра. Ут кабынып киткән очракта датчиклар, махсус тавыш биреп, янгын башлануын хәбәр итә.

Әлбәттә, янгын сигнализациясенең булуы бик яхшы, әмма янгын сүндерүчеләр әйтүенчә, иң мөһиме – янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев