Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Белгечләр гомерне озынайта торган эчемлекне атады

Бу эчемлек йөрәк-кан тамырлары системасына уңай йогынты ясый.

Британия сәламәтлек саклау институты тикшеренүчеләре чәйнең йөрәк-кан тамырлары системасына уңай йогынты ясавын ачыклаган. Ярты миллионнан артык кешенең мәгълүматларын тикшереп, алар чәйне даими рәвештә эчү ун ел эчендә үлем-китем дәрәҗәсен 9-13 процентка киметергә мөмкин дигән нәтиҗәгә килгән.

Тикшерү күрсәткәнчә, чәйнең уңай нәтиҗәсе аның төрле өстәмәләр яки шикәр һәм сөт белән кулланылуына бәйле түгел.

Билгеләп үтелгәнчә, биредә кара чәй хакында сүз бара. Шуңа да карамастан, нәкъ менә чәйнең үлем-китем дәрәҗәсе кимүгә хәлиткеч йогынты ясыймы-юкмы икәнлеге төгәл ачыкланмаган. Чөнки сәламәтлекнең әлеге эчемлекне куллануга бәйле башка факторларын да истән чыгарырга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев