Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Дәүләт Думасы мәктәп укучылары өчен 10 мең сум акчаны алу ысуллары турында сөйләде

6 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге мәктәп укучылары өчен түләүләр уку елы башына исәпләнгән булырга мөмкин.

Бу хакта РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Шеин сөйләде, дип яза riafan.ru
10 мең сум күләмендә акча ата-аналар счетына автомат рәвештә күчәчәк. Акча күчерүнең мондый ысулын узган ел башкарганнар иде инде, дип ассызыклады депутат URA.RU белән әңгәмәсендә.
«Мәктәп укучылары өчен 10 мең сум күләмендәге акча автомат рәвештә ата-ана счетына күчереләчәк. Бездә мондый түләүләр узган ел булды һәм шулай ук автомат рәвештә башкарылды», — диде Шеин.
Балаларның туган елы күрсәтелгән бердәм база булганлыктан, ата-аналарга гариза язарга кирәкми, дип билгеләп үтте депутат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев