Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Елга сигез миллион турист: Кече туристлык шәһәрләр ассоциациясе узган елга нәтиҗә ясады

Мәскәүдәге Татарстан Республикасы вәкиллегенә, үткән атнада, Кече туристлык шәһәрләр ассоциациясенә (КТША) кергән төбәк башлыклары килде.

Илнең башкаласына алар 2022 елда ассоциация башкарган эшкә йомгак ясау, быелга планнар билгеләү, кече шәһәрләрдә кунакчыллык өлкәсен үстерү турында сөйләшү һәм туристларны җәлеп итүдә кыен мәсьәләләрне чишү өчен җыелды.

Җыелышны ачып, Алабуга мэры, КТША президенты Рөстәм Нуриев очрашуда катнашучыларга Ассоциациянең инде 16 ел эшләвен искәртте, хәзер аңа Россиянең 16 кече туристлык шәһәре керә. Болар: Азов, Боровск, Гаврилов Посад, Гороховец, Алабуга, Елец, Каргополь, Кунгур, Мышкин, Соликамск, Суздаль, Таруса, Тубыл, Углич, Сарапул һәм Верхотурье. Соңгы ике шәһәр Ассоциациягә 2022 елда кергән. 

Рөстәм Нуриев сүзләренә караганда, кыенлыкларга карамастан, гомуми тырышлык белән, Ассоциация туризмны алга таба үстерә. Мәсәлән, 2022 елда шәһәр мохитен үстерү өчен «ТурКод» грантын КТШАга кергән җиде шәһәр алган.

Ассоциация әгъзаларының үз шәһәрләрендә туризмны үстерү буенча актив эш нәтиҗәләре күренә. 2022 елда аларга барлыгы 8 миллион турист килгән, бер ел элек бу күрсәткеч 6 миллион булган, дип сөйләде КТША директоры Константин Анучин.

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең генераль директоры, туризм һәм мәдәни мирасны саклау буенча Алабуга мэры киңәшчесе Гөлзада Руденко шәһәрнең былтыр гына да 935 мең туристны кабул итүен хәбәр итте.

Гөлзада Руденко әйтүенчә, 20 ел элек, төбәктә әле туризм үсешенең юнәлешләре эшләнә башланган гына вакытта, шәһәргә бер миллион туристны җәлеп итү максатына ирешүгә ышануы кыен иде.

Экспертлар әйтүенчә, КТШАга кергән шәһәрләрнең барысына да туристлар агымы арта бара. 

Үткән елда Ассоциациянең күп кенә уңышлы башлангычлары шәһәрләр үсешенә булышты. Константин Анучин сүзләренә караганда, 2022 елда ике проект башланып киткән — «Кече шәһәргә зур сәяхәт» һәм «Кече шәһәрдә зур корпоратив». Икесе дә сәяхәт итүче россиялеләрнең кече шәһәрләр турында фикерен үзгәртүне, туристларны җәлеп итүне күздә тота. 

2022 елда вице-премьер Дмитрий Чернышенко белән очрашу әһәмиятле булды, анда кече шәһәрләргә ярдәм итү чаралары турында сүз булды. 

— Очрашуда без кече шәһәрләр проблемаларын ачыкладык. Нәтиҗәләр буенча хәзер Ассоциация тиешле статистика җыя һәм зур тарихи үткәне һәм туристлык көче булган кече һәм урта шәһәрләрне комплексны үстерү буенча анык тәкъдимнәребез белән Хөкүмәткә рәсми мөрәҗәгать әзерли, — диде КТША башлыгы Рөстәм Нуриев. 
Александра ПОЛЯНСКАЯ 
https://www.atorus.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев