Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Кибетләрдә бәя арта, ә бездә киресенчә

Шәһәр һәм район яңалыкларыннан хәбәрдар булыйм, файдалы киңәшләр алыйм, кеше язмышлары турында укыйм дисәгез, «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» белән бергә булыгыз!

6 июньнән 16 июньгә кадәр «Язылу декадасы» узачак. Димәк, 2022 елның II яртыеллыгына «Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» район газеталарын арзан бәягә яздырып булачак. Әйтик, почта аша «Алабуга нуры» газетасын өйгә алдыру бәясе 807 сум урынына 703 сум, ә «Новая Кама» өчен 855 сум урынына 744 сум булачак. Элеккечә без альтернатив язылуны да тәкъдим итәбез. Редакциядән яки үзәк китапханәдән алышлы итеп язылу — 460 сум.

Исегезгә төшерәбез, һәр дүшәмбедә без газеталарга шул көнне язылучылар арасында призлар уйнатабыз. Бүләк отар өчен, теләсә кайсы дүшәмбедә безгә килеп, район газетасын яздырып, квитанцияне лототронга салырга кирәк. 

Шулай ук, һәр атна безнең редакция хезмәткәрләре шәһәрнең 6 микрорайонында урнашкан «Приют человека» павильонына район газеталарын китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев