Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Кырымның «Ак Барс» ял базасында Татарстаннан килгән балаларны каршы алырга әзерләнәләр

Кырымның Форос бистәсендәге балалар һәм яшьләрнең «Ак Барс» исемле сәламәтләндерү комплексы кунакларны каршы алды. 

«Хәзер «Ак Барс» территориясендә беренче, техник дип йөртелгән смена уза. Активистлар ярдәмендә без тест сменасын сыныйбыз: логистика мәсьәләләрен карыйбыз, инфраструктура объектларын, туклану, яшәү шартларын тикшерәбез», — дип билгеләп үтте комплекс директоры

Алда торган эш күләме зур булуга карамастан, тест сменасында катнашучылар өчен дә белем бирү һәм иҗат программалары оештырылган, дип ачыклык кертте комплекс директоры.

«Диңгез һәм кояш берәүгә дә ошамый калмас, әлбәттә. Әмма табигый уңайлыклар лагерь инфраструктурасы заманча яшәү шартлары, матур мәйданчыклар белән тулылана. Биредә уку, җырлау, бию, спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге бар» — дип белдерде сменада катнашучы Таңсылу Мостафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X