Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Льготалылар электрон юл йөрү билетларына күчәчәк

1 гыйнвардан социаль юл йөрү билетларыннан электрон билетларга күчү көтелә.

Җәмәгать транспортында һәм шәһәр бистәсе автотранспортында йөрү өчен, юлга түләүнең автоматлаштырылган системасын булдыру турында карар кабул ителде.

Әгәр дә сез “социаль юл йөрү билеты”ннан файдаланасыз, яки файдаланырга ниятлисез икән, “электрон бердәм исемле социаль юл йөрү билетын” (транспорт картасы ) алу өчен сезгә “Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге” ДКУ бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белгечләр түбәндәге адрес буенча кабул итә: Алабуга шәһәре, Спас урамы, 3йорт. Үзегез белән паспорт булырга тиеш.

Республика матди ярдәм үзәгенең эш вакыты:

дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга – 8.00-17.00 сәгатьләрдә (төшке аш – сәгать 12.00дән сәгать 13.00кә кадәр), чәршәмбе –8.00-12.00 сәгатьләрдә.

Сүз уңаеннан, бүген Алабуга районында 30 меңгә якын льготалы кеше бар, шуларның алты йөзе социаль юл йөрү билетларын ала. Социаль яклау идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә 9 кеше электрон юл йөрү билетын рәсмиләштерергә теләк белдергән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев