Өлкән яшьтәге алабугалылар күчемсез милекне рәсмиләштерү буенча бушлай консультация алачак
Алабугада шалтыратулар 8(85557) 3-12-15 телефоны буенча кабул ителәчәк.
Өлкәннәр көненә багышланган декада кысаларында Росреестр һәм Роскадастрның Татарстан Республикасы буенча экспертлары өлкән буын вәкилләренә күчемсез милекне рәсмиләштергәндә барлыкка килә торган мәсьәләләр буенча бушлай консультацияләр бирәчәк. Телефон буенча консультация иртәгә, 6 октябрьдә сәгать 10.00дән 12.00гә кадәр булачак.
Шулай итеп, кайнар линиягә шалтыратып:
- Күчемсез милекне нәрсә өчен теркәргә кирәк икәнлекне;
- Дача яки гараж амнистиясеннән ничек файдаланып булганны;
- Күчемсез милекне алдаудан ничек сакларга һ. б. сорауларга җавап алырга була.
Алабугада шалтыратулар 8(85557) 3-12-15 телефоны буенча кабул ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев