Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Педиатр кайбер Яңа ел бүләкләренең балалар өчен куркыныч булуы турында сөйләде

Алда Яңа ел бәйрәмнәре, димәк, безнең балаларны күп санлы татлы бүләкләр көтә.

Балаларга Яңа елга татлы бүләкләр бирү киңәш ителми, чөнки алар рационындагы шикәр ашказаны-эчәклекнең бозылуына һәм күңел болгануга китерергә мөмкин. Бу хакта Мәскәүнең сәламәтлек саклау департаменты баш педиатры, Зоя Башляева исемендәге Мәскәү Балалар шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы Исмәгыйль Госманов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» РИА Новостига сылтама белән.

«Алда Яңа ел бәйрәмнәре, димәк, безнең балаларны күп санлы татлы бүләкләр көтә... Рационда шикәр һәм шоколадның артык булуы ашказаны-эчәк эшчәнлеге бозылуга, күңел болгануга, эч авыртуга, аппетит үзгәрүгә китерергә мөмкин... Шуңа күрә сезгә кунакка килгән танышларыгыз, дусларыгыз һәм туганнарыгыздан конфет түгел, ә кызыклы уенчыклар бүләк итүләрен сорагыз», — ди Госманов.

Шул ук вакытта баш педиатр 2-3 яшькә кадәрге балаларга конфет бирергә һәм ризыкка шикәр өстәргә кирәкми, дип билгеләп үтте. Олырак яшьтәге балаларга көненә 1 конфет (стандарт шоколад конфет 14 грамм) бирергә ярый. 6-10 яшьтә — 2 конфет, 10 яшьтән башлап, көнгә 3 конфет мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев