Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Почта бүлекчәләре Яңа ел бәйрәмнәрендә эш режимын үзгәртәчәк

31 декабрь, 1 һәм 7 гыйнвар Россия Почтасының Татарстандагы барлык бүлекчәләре өчен ял көннәре булачак.

Яңа ел бәйрәмнәрендә Россия Почтасы бүлекчәләре өч көн буена эшләмәячәк.

31 декабрь, 1 һәм 7 гыйнвар Россия Почтасының Татарстандагы барлык бүлекчәләре өчен ял көннәре булачак. Ял көннәрендә почтальоннар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмый.

2, 3, 4, 5, 6, 8 гыйнварда барлык почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. Клиентлар пенсия һәм пособиеләр, почта җибәрүләре, газета-журналлар алсын өчен, кайбер авыл бүлекчәләре башка график буенча эшли ала.

Актуаль эш графигын ачыклау яки картада ачык булган иң якын почта офисын pochta. ru сайтында яки компаниянең мобиль кушымтасында табарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев