Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Прокуратурада карны вакытында чистартмаган очракта нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаттылар

Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Әгәр ишегаллары һәм тротуарлар вакытында кардан чистартылмаса, идарәче компанияләргә һәм торак милекчеләре ширкәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Шәһәр территориясен кардан чистарту — коммуналь хезмәтләр җаваплылыгында. Шәхси предприятиеләр — үз территорияләрен, җирле хакимиятләр муниципаль юлларны карап тоту өчен җавап бирә.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә игътибар бирелмәгән очракта, прокуратура ярдәм күрсәтергә вәгъдә итә.

Әйтик, әгәр көрәлмәгән кар юл хәрәкәте иминлегенә куркыныч тудырса, ЮХИДИ идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Әгәр көрәлмәгән кар кеше тормышына яки сәламәтлегенә зыян китерү кебек җитди нәтиҗәләргә сәбәпче булса, гаепле зат җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин.

Моннан тыш, үз вакытында кардан чистартмау яки аның сыйфатлы башкарылмавы сәбәпле кеше җәрәхәт алса, гаепле затка карата дәгъва белдерергә мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев