Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

ТР Рәисе Алабугага яңа автотранспорт тапшырды

Безнең район алты Газель машинасын алган.

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика муниципалитетларына 40 пассажир автобусы тапшырды. Тантана «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды, дип яза «Татар-информ». Яңа транспорт ияләре арасында Алабуга районы да бар. Безнең район алты Газель машинасы алды, дип хәбәр иттеләр АМР башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегендә.

ТР Рәисе сүзләренчә, автобусларны федераль программа ярдәмендә алу мөмкин булган. Март аена кадәр тагын 79 автобус биреләчәк.

Ул шулай ук муниципалитет башлыкларына җәмәгать транспорты эше буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләрен контрольдә тотарга кушты.

Автобуслар Түбән Кама, Яшел Үзән, Әлмәт, Алабуга, Баулы, Лениногорск, Нурлат, Зәй, Минзәлә һәм Бөгелмә районнарына тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев