Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Студентларга нинди эштә күбрәк акча түлиләр?

Шактый зур хезмәт хакын программистлар, юристлар һәм аналитиклар ала. 

Экспертлар Россия студентларына тәкъдим ителә торган вакансияләрне тикшергән, дип яза intertat. Шактый зур хезмәт хакын программистлар, юристлар һәм аналитиклар ала. Бу турыда ТАСС агентлыгы Superjob порталы белешмәләренә сылтама белән хәбәр итә.

Ай-ти өлкәдә вакансияләр аеруча күп. Мәскәү шәһәрендә программистларга 90 мең сум хезмәт хакы түлиләр.

Эшли башлаучы юристлар 100 меңгә кадәр хезмәт хакы алырга мөмкин.

2D аниматорлар 75 меңгә кадәр хезмәт хакы өмет итә ала.

Финанс аналитикларына 60 мең сум тирәсе хезмәт хакы түлиләр, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев