Сырганакның файдасы нидә?
Сырганак 5 метрга кадәр биеклектәге, куе ябалдашлы куак яки агач булып үсә.
Бу яктылык сөючән культура, ул җиңел комсу туфракта яхшырак үсә һәм җимеш бирә. Әйтергә кирәк, соңгы елларда чәнечкесез, эре җимешле сортлар да чыгарылган: “Обильная”, “Оранжевая”, “Новость Алтая”, “Витаминная” һәм башкалар.
Җиләк-җимеш культурасы буларак ул чагыштырмача күптән түгел генә таралыш алды һәм тиз өлгерүчәнлеге, югары уңышлылыгы, суыкка чыдамлыгы һәм туфрак шартларына талымсызлыгы белән характерлана.
Аның җимешләрендә кислоталар, шикәр, дуплау матдәләре, майлар, “С”, “В”, “В1”, “В2”, “Р”, “Е”, “А” витаминнары бар. Аларны яңа гына җыелган яки ярым катырылган килеш, кайнатма, как, кесәлләр әзерләү өчен кулланалар. Әмма бу культураның төп кыйммәте – аның шифалы үзенчәлекләрендә. Җиләк-җимешләрдән поливитаминлы чимал һәм сырганак мае әзерлиләр.
Майны озак төзәлми торган яраларны, химик пешүләрне, җәрәхәтләрне, шулай ук төрле ялкынсыну процессларын (ашказаны-эчәк тракты, аңкауларның һ.б.), атеросклерозны дәвалауда кулланалар. Агачның кайрысында исә серотонин дигән матдә бар, ул шешләргә каршы файдалы.
Сырганак утыртканнаң соң 3-4 ел үткәч җимеш бирә башлый.
Җиләк-җимеш үрентеләре бары тик бер вегетацион чор гына яшәүгә сәләтле. Шуңа күрә, уңыш җыйган вакытта җимешләре белән бергә аларны да секатор белән кисәргә була: барыбер корыячаклар. Тиешенчә серкәләндерү өчен ата үсемлекләрнең 10 процент булуы җитәрлек. Сырганак җил ярдәмендә серкәләнә торган үсемлекләргә карый. Көз көне өлгергән җимешләр агачта кыш буена диярлек саклана ала.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев