Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГЪЛҮМАТ

Татарстан Социаль фонды пенсияләрнең кайчан индексацияләнәчәге турында сөйләде

Ел саен иминият һәм социаль пенсияләр индексацияләнә.

2022 ел башыннан Социаль фонд татарстанлыларга инвалидлык буенча 14 меңнән артык пенсия билгеләде. Шул исәптән, мөмкинлекләре чикле булган, элек пенсионер булмаган кешеләргә быел тагын 5,9 мең иминият һәм социаль пенсия билгеләнгән. Бу хакта төбәк Социаль фондының матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Карарлар медицина-социаль экспертиза бюросы мәгълүматларына нигезләнеп кабул ителде. «Дәүләт хезмәтләре» порталында шәхси кабинетларга яки почта аша кешеләргә хәбәр җибәрелде. Картлык буенча иминият пенсияләре дә гаризасыз билгеләнә. Әгәр пенсионер элек инвалидлык буенча пенсия алган һәм хәзер пенсия яшенә җиткән булса, кирәкле стаж һәм пенсия коэффициентлары саны җитәрлек булганда, аңа отышлырак пенсия билгелиләр яки элеккегесен калдыралар», — дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Инвалидлык буенча пенсия инвалидлык рәсмиләштерелгәндә әле пенсионер булмаган кешеләргә билгеләнә. Әгәр инвалидлык пенсия алучыга рәсмиләштерелсә, элек билгеләнгән пенсиягә өстәп, аңа автомат рәвештә ай саен акчалата түләү билгеләнә.

Мәсәлән, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, «Блокадалы Ленинградта яшәүче», «Камалышта калган Севастопольдә яшәүче», «Камалышта калган Сталинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән гражданнар һәм хәрби яралану нәтиҗәсендә инвалид булган гражданнарга федераль законнарда бер үк вакытта ике пенсия — инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе һәм картлык буенча иминият пенсиясе алу хокукы беркетелгән.

Инвалидлык төркеме үзгәрсә, инвалидлык пенсиясе күләме үзгәрергә мөмкин. Моннан тыш, ел саен иминият һәм социаль пенсияләр индексацияләнә.

«Иминият пенсияләрен индексацияләү ел саен гыйнварда башкарыла, ә социаль пенсияләр апрельдә индексацияләнә. Һәм эшләүче пенсионерларга пенсия август аенда яңадан исәпләнә», — дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев